«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә фольклор кичәсе узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган фольклор кичәсе узды. Чараны социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова һәм 1 нче китапханә филиалы хезмәткәре Гөлназ Фәрдиева үткәрделәр.

Милли костюмнар кигән алып баручылар чараны ике телдә алып бардылар. Тернәкләнүчеләр тематик сорауларга җавап бирделәр, төрле биремнәр үтәделәр. Барлык теләүчеләр дә туган телләрендә үзләренең яраткан шигырьләрен укый алдылар.

Фольклор кичәсенең максаты туган телне, милли мәдәниятне һәм милләтара дуслыкны саклау иде.

Чарада 25 социаль хезмәт алучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International