Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Яшел Үзәндә чаңгы ярышлары узды

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

2021 елның 27 февралендә Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары буенча спорт ярышлары узды. Ярыш «Маяк» спорт комплексы базасында узды. Ир-атлар – 3 километр, хатын-кызлар 1 километр араны уздылар.

Ярышта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты. Ярышларда барлыгы 24 команда катнашты. Беренче булып Татарстан Республикасы Президенты Аппараты командасы финишка килде, 2 нче урынны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты коллективы алды, 3 нче урынны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы казанды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International