Тәтеш интернат-йортында яңа программаны тормышка ашыру башланды

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

29 март көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Наталья Самаркина «Карандашлар тартмасы» дигән яңа социаль-педагогик тернәкләндерү программасы буенча шәхси дәресләр үткәрде. Дәресләр циклы кулларның вак моторикасын үстерүгә, саклауга һәм торгызуга, деменцияне һәм башка яшь проблемаларын профилактикалауга юнәлтелгән.

Өлкәннәргә «Үтүк», «Ут табу», «Вертолет», «Спираль», «Манара» һәм «Баскыч» дигән файдалы күнегүләр тәкъдим ителде. Аларны башкару өчен бары тик карандашлар тартмалары гына кирәк иде. Монда һәркемгә таныш рәсем ясау кораллары бармак өчен массажер буларак кулланыла.

Кайбер күнегүләр интернат-йорт карамагындагыларга җиңел бирелсә, кайберләре өстендә әле эшләргә туры киләчәк. Моның өчен яңа программа буенча дәресләр даими үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International