Казанда Махсус Олимпиада программалары буенча укыту вебинары узды

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгендә Махсус Олимпиада программалары буенча укыту семинары узды. Чарада Министрлык карамагындагы учреждениеләр һәм территориаль органнар, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә тернәкләндерү хезмәтләре күрсәтүче дәүләтнеке булмаган оешмалар белгечләре катнашты.

Махсус Олимпиада программаларын гамәлгә кертү һәм тормышка ашыру буенча эш тәҗрибәсе белән «Спорт экспрессы» чарасы узган учреждениеләр җитәкчеләре уртаклашты. Исегезгә төшерәбез, беренче кварталда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе укытучылары һәм студентлары катнашында спорт очрашулары Казанның «Солнечный», «Апрель» һәм «Здравушка» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә, Дәрвишләр бистәсендәге акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында үткәрелде. Учреждениеләрдә «Яшь атлет», «Хәрәкәт активлыгы тренировкасы (МАТР)» һәм «FIT 5 – яхшы физик форма» программалары кертелде.

Вебинарда шулай ук Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы өлкән укытучысы, Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан республика бүлегенең спорт директоры Евгений Герасимов, шулай ук республика командасы вәкилләре, шул исәптән Мамадыш мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбенең физкультура укытучысы Андрей Куклев та катнашты.

Чара кысаларында адаптив физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүне популярлаштыру мәсьәләләре, шул исәптән ТР Спорт порталын, шөгыльләнү өчен объектны мөстәкыйль сайлап алу өчен эзләү системасын https://sport.tatarstan.ru, http://minsport.tatarstan.ru/rus/fizkultura-i-sport.htm) кулланып, инвалид булган затларның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән чаралар уздыру, шулай ук Махсус Олимпиада күнегүләре программаларын куллану мәсьәләләре яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International