Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова фитбол-гимнастика буенча мастер-класс үткәрде. Спорт дәресе терәк-хәрәкәт аппаратының төрле авыруларын профилактикалауга һәм коррекцияләүгә, мускул корсетын ныгытуга, өй шартларында даими рәвештә фитбол-гимнастика белән шөгыльләнүгә гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Фитбол – ул фитнес өчен зур туп. Аның ярдәме белән умыртка баганасына операциядән соң организмны рәткә китерергә, тәннең сыгылмалылыгын арттырырга, умыртка баганасы белән бәйле кайбер авыруларны дәваларга була. Инструктор сүзләренә караганда, туп белән шөгыльләнү торгызу процессларын тизләтә.
Мастер-класста катнашучылар белгеч тәкъдим иткән күнегүләр комплексын бик теләп башкардылар. Чарада өч социаль хезмәт алучы катнашты.