Казанда аутист балаларга ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

31 мартта, Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат бирү көне алдыннан, ТР Иҗтимагый палатасы бинасында «Татарстанда аутистик спектр тайпылышлары булган балаларга ярдәм: тәҗрибә һәм тәкъдимнәр» темасына түгәрәк өстәл узды.

Чарада аутистик спектр тайпылышлары булган балаларның ата-аналары иҗтимагый оешмалары һәм коммерциячел булмаган оешмалар вәкилләре катнашты. Видеоконференция системасы аша түгәрәк өстәлгә шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары вәкилләре, шәһәр мәгариф үзәге дә кушылды.

Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Наталья Трифонова үз чыгышында белгечләрнең квалификациясен күтәрү, инновацион практикаларга, нәтиҗәле технологияләргә өйрәтү мәсьәләләренең мөһимлеген билгеләп үтте. Шулай ук ул катнашучыларның игътибарын ата-аналар берләшмәсе, коммерциячел булмаган оешмалар һәм дәүләт структуралары арасында конструктив диалог үсешендә уңай тенденцияләргә юнәлтте.

Наталья Трифонова физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, шул исәптән аутистик спектр тайпылышлары булган балаларны җәлеп итү һәм аларның физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә мотивациясен арттыру мөһимлеген билгеләп үтте. Спикер сүзләренә караганда, бүген Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында республиканың тернәкләндерү үзәкләрендә Махсус Олимпиада программаларын гамәлгә кертү һәм куллану буенча актив эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International