«Рассвет» үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетында дәресләр дәвам итә

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Спас районындагы «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетында даими рәвештә чаралар уздырыла. 30 мартта «Тегү эше» юнәлеше буенча чираттагы дәрес узды.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Елена Сигова җитәкчелегендә балигъ булмаган хезмәт алучы балалар алъяпкыч тегү эшен дәвам иттеләр. Дәрес «зигзаг» җөен ясау буенча алган белемнәрне ныгытуга юнәлдерелгән иде. Әлеге җөй белән тегү машиналарында кызлар алъяпкычларның кесәләрен эшкәрттеләр.

Хезмәт тернәкләндерү кабинетында дәресләр яшүсмерләргә көндәлек тормышта кирәкле күнекмәләрне үзләштерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International