«Умырзая» тернәкләндерү үзәге бөтендөнья акциясенә кушылды

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

2 апрельдә Халыкара аутизм турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Шушы көн алдыннан 30 нчы март көнне Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зажги синим» акциясе узды. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын аутист балалар проблемаларына җәлеп итү.

Билгеләнгән вакытта хезмәткәрләр урамга чыгып, күккә зәңгәр шарлар очырдылар. «Без бу хәлне үзгәртергә телибез, ә моның өчен тирә-юньдәгеләрнең үзенчәлекләре булган балаларга битараф булмаулары, аларны ничек бар, шулай кабул итүләре кирәк», – ди үзәк директоры Елена Сысоева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International