Мәшгульлек үзәгенең күчмә офисында Яшел Үзән районы халкына консультация бирелде

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

29 нчы март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы Осиново авыл җирлеге Башкарма комитетына барып кайтты.

Мәшгульлек үзәге белгече 18 гражданга эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, эшсезлек буенча пособие түләү тәртибе һәм шартлары, эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә үзмәшгульлек һәм җәмәгать эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде. Күчмә офис эше кысаларында 11 кеше яңадан теркәлү узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International