«Спорт экспрессы» Дәрвишләр бистәсе балалар интернат-йортында тукталды

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Дәрвишләр бистәсе акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында 30 мартта «Спорт экспрессы» чарасы узды.

Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе студентлары тәрбияләнүчеләр өчен «Яшь атлет», «Хәрәкәт активлыгы тренировкасы (МАТР)» һәм «FIT 5 – яхшы физик форма» программалары буенча мавыктыргыч спорт дәресләре һәм уен-сәяхәтләр үткәрделәр.

Махсус Олимпиада программаларын гамәлгә кертү кысаларында балалар интернат-йорты белгечләре төрле уку-укыту методларын һәм алымнарын кулланалар. Мондый дәресләр балаларга мөһим хәрәкәтләнү һәм спорт күнекмәләрен үзләштерергә ярдәм итә, бу өлкәнрәк яшьтә спорт белән шөгыльләнүгә әзерлек булып тора. Шулай ук балалар бер-берсе белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнә, коммуникатив күнекмәләрне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International