Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында «Туган илем – Татарстан» дигән балалар рәсемнәре конкурсы уздыра.
Конкурсның максаты – балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү һәм тәрбияләнүчеләрнең туган як турындагы белемнәрен системалаштыру.
Конкурста Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт алучы 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала.
Конкурс 3 этапта үткәрелә:
2021 елның 1 апреленнән 10 маена кадәр – рәсемнәрне җыю;
2021 елның 11 маеннан 21 июненә кадәр – жюри эше;
2021 елның 22 июненнән 30 июненә кадәр – нәтиҗәләр ясау.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
«Минем яраткан туган ягым» (6 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар катнаша);
«Ватанымның күренекле кешеләре» (11 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар катнаша);
«Киләчәк шәһәре» (15 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар катнаша).
Рәсемнәр теләсә кайсы техникада башкарылырга мөмкин.
Эшнең оригиналы ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгенә түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, 207 нче кабинет.
Иң яхшы эшләр 2022 елга истәлекле календарьда урнаштырылачак.
Конкурс үткәрү турында нигезләмә белән монда танышырга мөмкин >>.