Министрлык психоневрологик интернатлар карамагындагылар арасында мини-футбол буенча турнир үткәрә

2021 елның 9 апреле, җомга

Мини-футболны популярлаштыру һәм социаль хезмәтләр алучылар арасында актив яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мини-футбол буенча ачык турнир үткәрә.

Чарада Татарстан Республикасы, шулай ук Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән психоневрологик интернатларда социаль хезмәт алучылар катнаша ала. Катнашучылар 18 яшьтән яшьрәк булмаска тиеш.

Команда составында 10 кеше булырга тиеш: 7 социаль хезмәт алучылар, тренер, команданы озатып баручы җитәкче һәм медицина хезмәткәре.

Турнир башланганчы һәр катнашучы мәҗбүри теркәлү уза.

Спорт чаралары Казан һәм Яшел Үзән психоневрологик интернатлары территориясендә узачак.

Мини-футбол буенча ачык турнир үткәрү даталары:

11 июнь – җыелу көне;

12 июнь – төркемнәрдә уеннар;

13 июнь – финал уеннары.

Катнашу өчен беренчел гаризалар (җитәкченең имзасы һәм учреждениенең мөһере белән беркетелгән скан) 2021 елның 1 июненә кадәр rrc.org@bk.ru электрон адресына кабул ителә («Открытый турнир» тамгасы белән).

Турнирны оештыру мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8 (843) 236-48-50 телефоны аша яисә Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

Мини-футбол буенча ачык турнир үткәрү турында нигезләмә >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International