Мәскәүдә актив озын гомерлелек буенча иң яхшы тәҗрибәләр тәкъдим ителәчәк

2021 елның 9 апреле, җомга

9 апрельдә «Россия сегодня» ХМА 2030 елга кадәр Россиядә актив озын гомерлелек үсешенең өстенлекләре турында конференция узачак. Чараның төп элементы 2020 елда актив озын гомерлелек буенча иң яхшы практикаларны сайлап алу нәтиҗәләрен һәм Җыентыгын тәкъдим итү булачак.

Программада шулай ук «Карау һәм профилактика», «Активлык һәм җәмгыять тормышында катнашу», «Сәламәт яшәү рәвеше», «Мәгариф һәм мәшгульлек» юнәлешләре буенча панель дискуссияләр планлаштырылган. Катнашучылар «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектының 2020 ел нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлары турында фикер алышачак.

Чара 10.15 сәгатьтә башлана.

Трансляцияне http://pressmia.ru/pressclub/20210409/953170811.html сылтамасы буенча карарга булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International