Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында ял итү тернәкләндерүенең яңа технологиясен – ярма терапиясен куллана башладылар.
Ярма терапиясе – ул төрле ярма төрләре белән эшләүнең гадәти булмаган формасы, ул организмның тормыш эшчәнлеге процессларын нормальләштерүгә юнәлдерелгән. Ул вак моторика, тактиль сизгерлек, игътибар, хәтер, иҗади сәләтләрне үстерүгә ярдәм итә, шулай ук өлкән кешеләрнең эмоциональ-ихтыярый өлкәсен үстерә.
Ярма белән эшләү интернат-йорт карамагындагыларга бик ошый. Бигрәк тә алар ярмалардан картиналар ясарга ярата. Төрле зурлыктагы, формадагы, төстәге ярмалар киң иҗади мөмкинлекләр бирә.