28 казанлы вакансияләр ярминкәсендә эшкә юллама алды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

7 нче апрель көнне Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар һәм пенсия алды яшендәгеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Чарада түбәндәге эш бирүчеләр катнашты: «Элекон заводы» АҖ, «Би-Клининг» ҖЧҖ, «Горводзеленхоз» Трест МУП, «Казметрострой» АҖ Тимер-бетон эшләнмәләр заводы, «110 нчы балалар бакчасы» МАМББУ, «Клумба» ҖЧҖ, Социаль туклану департаменты.

Эш эзләүчеләргә инженер-конструктор, инженер-технолог, энергетик, икътисадчы, участок остасы, лаборант, балалар бакчасы тәрбиячесе, флорист, сатучы-консультант, пешекче, кондитер, буфетчы, тракторчы, токарь, катнаш юл машинасы машинисты, автомобиль йөртүче, төягеч машинисты, электромонтер, җыештыручы, урам себерүче һ. б. вакансияләр тәкъдим ителде.

Вакансияләр ярминкәсендә 146 кеше, шул исәптән 105 хатын-кыз катнашты. Килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, мәшгульлек үзәге белгечләренең хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләре алдылар.

Чара нәтиҗәләре буенча 28 эшсез кеше эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International