8 нче апрель көнне Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Пертра» тернәкләндерү җиһазы кулланып дәрес узды. Учреждение психологы җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар липучкалы уеннар уйнадылар.
Мондый уеннар вак моториканы, кул хәрәкәтен координацияләүне бик яхшы үстерә, фикерләү эшчәнлеген стимуллаштыра. Липучкаларны ябыштыру һәм кубару процессы өлкәннәргә бик ошый, ә кызыксыну, билгеле булганча, дәреснең нәтиҗәлелеген арттыра.