Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге 2020 нче елда Татарстан Республикасы территориясендә «ЛУКОЙЛ» ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында җиңүче булды. «Үзеңдә гармония табу» проекты «Рухият һәм мәдәният» номинациясендә җиңүче дип табылды.
Социаль проектны тормышка ашыру кысаларында «Шәфкать» үзәге социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә коррекция, социаль-тернәкләндерү ярдәме күрсәтте. Бу эштә грант хисабына алынган «Активациометр» программа-аппарат комплексы файдаланылды. Ул индивидуаль психофизиологик статусны, психоэмоциональ халәтләрне, шәхеснең социаль-психологик үзенчәлекләрен диагностикалау өчен кулланыла. Бу кыска вакыт эчендә проблемаларны диагностикалау һәм социаль хезмәт алучыларга квалификацияле психологик-педагогик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирә
«Активациометр» программа-аппарат комплексы проектта катнашучыларның мөһим психологик үзлекләрен һәм күп катлы структурасының функцияләрен ачыкларга мөмкинлек бирде. Хәзерге вакытта балалар һәм ата-аналар белән эш дәвам итә.