Зәй волонтерлары хәйрия акциясе уздырдылар

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә волонтерлык эшчәнлеге актив алып барыла, аның барышында Зәй политехник көллиятенең «Profistail» волонтерлар отряды белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән. Волонтерлар отряды балалары социаль хезмәт алучыларга булышалар, аларга көнкүреш ярдәме генә күрсәтеп калмыйча, психологик яктан да ярдәм итәләр, аралашканда үзләрен кирәкле итеп тоярга мөмкинлек бирәләр.

«Profistail» волонтерлар отрядының чираттагы хәйрия акциясе 7 апрельдә узды. Ул өйдә социаль хезмәтләр алучы тыл хезмәтчәне Евдоким Романович Мироновка көнкүреш ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.

Комплекслы үзәкнең социаль педагогы Елена Куличкова җитәкчелегендә волонтерлар отряды әгъзалары тыл хезмәтчәне йортында тәрәзәләр юдылар һәм йорт яны территориясен җыештырдылар, ә аннан соң аралашып утырдылар. Балалар ветеранның сугыш вакыйгалары турында хикәяләрен тыңладылар, фронт җырларын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International