«Кояшкай» үзәгендә тәрбияләнүчеләр музыкаль һөнәрләр белән таныштылар

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү кысаларында музыкаль һөнәрләр белән таныштыруга багышланган чара узды.

Викторина форматында балалар музыка уен коралларын танып белделәр һәм музыкантларның һөнәрләрен атадылар. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле мисалында тәрбияләнүчеләр оркестр артистлары һәм дирижерлар турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр, республика гимнын тыңладылар һәм аның авторы турында кызыклы фактлар белделәр.

Чара күңелле биюләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International