«Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны өйләренә барып карыйлар.
Күчмә чаралар кысаларында социаль учреждение белгечләре районның янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә җирле бюджет хисабына төтен хәбәрчеләре урнаштыралар. Һәр пенсионер белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелә, өлкәннәргә автоном янгын хәбәрчеләренең эшләү тәртибен аңлаталар, белешмәлекләр тапшыралар.