Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» программасы буенча чираттагы индивидуаль дәрес үткәрделәр. Ул техник тернәкләндерү чаралары белән танышуга багышланган иде.
Чарада өйдә социаль хезмәтләр алучы 1 төркем инвалид һәм аның кызы катнашты. Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру өчен җаваплы белгечләр кирәкле тернәкләндерү чараларын сайлап алдылар һәм алардан ничек файдаланырга кирәклеген күрсәттеләр.
Комплекслы үзәк хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, тернәкләндерү чаралары өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшырта һәм авыруларны карауны җиңеләйтә.