Алабуга интернат-йортында сәламәтлек атналыгына йомгак ясадылар

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узган атна сәламәтлек атналыгы дип игълан ителгән иде.

Интернат-йортта һәр көн иртәнге зарядка белән башланып китте, ул аны ясаучыларга көн буена күтәренке кәеф бирә. Интернат-йортта зарядка икенче катта уза, ә беренче катта аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен сәламәтләндерү гимнастикасы үткәрелә.

Шулай ук интернат-йортта коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү дәвам итте. Прививканы тагын 10 хезмәткәр һәм 13 яшәүче ясаттылар. Якын арада вакцинацияләүне калган барлык хезмәткәрләр һәм өлкән кешеләр узачак.

Сәламәтлек атнасы интернат-йортта яшәүчеләргә өстәл теннисы буенча турнир, «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган музыкаль онлайн-дәрес белән дә истә калачак. Моннан тыш, шәһәр паркында фин йөреше һәм сәламәтләндерү гимнастикасы буенча дәресләр узды.

Барлык үткәрелгән чаралар өлкәннәргә сәламәтлекләрен сакларга һәм актив яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International