«Наз» үзәге Тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең күчмә дәресләрен үткәрә

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Балтач районында 8 һәм 9 апрельдә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә күчмә төркем һәм индивидуаль дәресләр үткәрелде. Барлык профилактик чараларны үтәү белән үткәрелгән чараларда өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның туганнары, социаль хезмәткәрләр катнашты.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре һәм «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге шәфкать туташы тыңлаучыларны гигиеник карауның яңа чаралары һәм ярдәмче техник тернәкләндерү чаралары белән таныштырдылар. Мәктәптә укыту үз туганнарын караучы кешеләргә тәрбия буенча процедураларны дөрес итеп үткәрергә, өзлегүләрне профилактикалауның нәтиҗәле ысулын сайларга, шулай ук аз хәрәкәтләнүче кешенең физик хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Дәресне тыңлаучылар практик мәгълүматтан канәгать калдылар, үз туганнарын карау буенча шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, шулай ук белгечләргә бушлай белем алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International