Сарман районы укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче чаралар

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы чираттагы тапкыр белем бирү учреждениеләренә барып кайтты. Белгечләр Зур Нөркәй һәм Саклаубаш мәктәпләрендә булдылар.

Һөнәри юнәлеш бирү буенча дәресләр үз эченә уеннар, «Син һәм синең булачак һөнәрең» дигән видеоролик карау һәм фикер алышуны үз эченә алды. Соңыннан укучылар тест уздылар һәм нинди һөнәрнең аларга күбрәк туры килүен билгеләделәр. Профконсультант һөнәри юл сайлау факторлары, һөнәр сайлаганда нинди хаталар булуы һәм аларны ничек булдырмаска кирәклеге турында сөйләде. Чара ахырында балалар «Һөнәр сайлау формуласы» дигән буклетлар алдылар.

Һөнәри юнәлеш бирүче хезмәтләр 23 тугызынчы сыйныф укучысына күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International