13 апрель көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында компьютер грамоталылыгы буенча чираттагы дәрес узды. Компьютерда эшләү буенча база белемнәре алган программа тыңлаучылары дәүләт хезмәтеннән мөстәкыйль файдалана, вакытлы матбугатта яңалыклар укый, газета басмасына җавап калдыра, юридик консультация ала, виртуаль табибтан киңәш сорый алалар. Аларның күбесе компьютер һәм Интернеттан башка бүген кыен булуын аңлый башлый, чөнки алар тормышның аерылгысыз өлешенә әверелде иде.