«Апрель» үзәге белгечләре үзенчәлекле балалар иҗаты белән таныштылар

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Казан шәһәренең «Апрель» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында булдылар. Алар «Дети Ау» күргәзмәсе белән таныштылар, анда аутистик спектры тайпылышлары булган балаларның – 1 нче мәктәпнең ресурс сыйныфында укучыларның рәсемнәре тәкъдим ителгән.

Кунаклар алдында мәктәп хезмәткәрләре чыгыш ясадылар, алар инклюзия, һәр укучыга индивидуаль караш, укучыларга ачылырга мөмкинлек бирә торган арт-терапия турында сөйләделәр. Шулай ук күргәзмәгә килүчеләргә режиссер Дарья Лебедеваның «Каждый 88» исемле кыска метражлы фильмы тәкъдим ителде. Бу фильм үзенчәлекләре һәм җитешсезлекләре булган кешеләргә карата толерант мөнәсәбәт турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International