ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2022 елгы Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиаданы үткәрү кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Яшь атлет», МАТР хәрәкәт активлыгын үстерү программасы, яхшы физик форманы саклау программасы кертелә. Әлеге программалар ярдәмендә төп спорт күнекмәләре үзләштерелә – йөрү, йөгерү, тигезлек, кул һәм аяклар ярдәмендә туп белән күнегүләр башкару.

«Росток» клубы кысаларында 21 нче апрель көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Гади фән – мавыктыргыч тәҗрибәләр һәм экспериментлар» дигән төркемле дәрес үткәрде.

Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар кысаларында 21 нче апрельдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 11 нче һәм 12 нче социаль участокларда ике волонтер белән берлектә «Дөньяның бөек галимнәре» дигән акция уздырган.

23 апрель көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева волонтерлар белән берлектә «Минем туган көнемдә» акциясе үткәрде.

Европа иммунлаштыру атнасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре авыл җирлекләре фельдшерлары белән берлектә иммунопрофилактика мәсьәләләре буенча социаль хезмәт алучылар белән актив эш оештырганнар.

Җиңү көне алдыннан Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары һәм открыткалар тапшырылды.

23 апрель көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында шахмат-шашка турниры булып узды. Әлеге чараның максаты – спортның интеллектуаль төрләрен популярлаштыру, аларга өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итү һәм аларның актив яшәү рәвешенә ярдәм итү. Шахмат һәм шашка яратучылар чираттагы тапкыр уенда көч сынашты. Ярышларда җиңүчеләрне грамоталар белән бүләкләделәр.


23
апрель, 2021 ел
җомга

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район үзәк хастаханәсе белгечләренең күчмә бригадасы булды.

«Сугышның хатын-кыз йөзе түгел» дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Наталья Калугина һәм социаль педагог Людмила Голубева тимурчыларны тыл хезмәтчәне Павлова Варвара Петровна белән очраштырдылар.

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгечәре Титова Альбина һәм Крутякова Елена балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Преодоление» клубы эше кысаларында төркемле дәрес уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International