Түбәнкамалылар күренекле фән эшлеклеләре белән таныша

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар кысаларында 21 нче апрельдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 11 нче һәм 12 нче социаль участокларда ике волонтер белән берлектә «Дөньяның бөек галимнәре» дигән акция уздырган.

Чараның максаты – балаларны танылган галимнәрнең эшчәнлеге белән, аларның фәнгә керткән өлеше белән таныштыру, фән кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Волонтерлар белгеч белән галимнәрнең исемнәре һәм ачышлары язылган мәгълүмат битләре әзерләделәр, бистәдә яшәүчеләргә алар турында хәбәр иттеләр, шуннан соң бистәнең мәгълүмат такталарында битләр урнаштырдылар. Шулай итеп, бистә халкыРоссиянең бөек галимнәре турында мәгълүмат белделәр.

Акциягә әзерлек һәм аны уздыру барышында катнашучылар күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар, галимнәрнең яңа исемнәрен һәм аларның фән өлкәсендәге казанышларын белделәр, вакытны файдалы үткәрделәр һәм канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International