«Росток» клубы кысаларында 21 нче апрель көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова «Гади фән – мавыктыргыч тәҗрибәләр һәм экспериментлар» дигән төркемле дәрес үткәрде.
Төркем дәресе нәрсә ул эксперимент һәм мондый эшчәнлек әйләнә-тирәлекне киңәйтә, табигать, төрле материалларның үзенчәлекләре, аларны кеше тормышында куллану турында белемнәрне баета, дигән хикәядән башланды.
Аннан соң педагог балалар белән берлектә кул астындагы материаллардан файдаланып, гади эксперимент куйдылар. Балалар эксперимент өчен кирәкле барлык әйберләрне әзерләп, мөстәкыйль рәвештә эксперимент үткәрделәр. Мәсәлән, гадәти кәгазь салфеткада балалар төрле төстәге фломастерлар белән параллель рәвештә туры сызыклар сыздылар. Шуннан соң аларны акрынлап суга төшереп салават күперен күреп шатландылар.
Дәрес ахырында барлык катнашучылар да тәэсирләре белән уртаклаштылар. Балалар һәркемнең үз сәләтләрен һәм белемнәрен күрсәтә алуына бик шат иделәр.