Буа интернат-йортында шахмат турниры узды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

23 апрель көнне Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар арасында шахмат-шашка турниры булып узды. Әлеге чараның максаты – спортның интеллектуаль төрләрен популярлаштыру, аларга өлкән яшьтәге гражданнарны җәлеп итү һәм аларның актив яшәү рәвешенә ярдәм итү. Шахмат һәм шашка яратучылар чираттагы тапкыр уенда көч сынашты. Ярышларда җиңүчеләрне грамоталар белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International