Җиңү көне алдыннан Балтач муниципаль районында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары һәм открыткалар тапшырылды.
Бүләкләр ел саен тантаналы рәвештә ветераннарга өйләренә барып тапшырыла. Ветераннар кайгыртучанлык өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.