Яшел Үзәндә Махсус Олимпиадага әзерлек бара

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Яшел Үзәннең «Ышаныч» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2022 елгы Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиаданы үткәрү кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Яшь атлет», МАТР хәрәкәт активлыгын үстерү программасы, яхшы физик форманы саклау программасы кертелә. Әлеге программалар ярдәмендә төп спорт күнекмәләре үзләштерелә – йөрү, йөгерү, тигезлек, кул һәм аяклар ярдәмендә туп белән күнегүләр башкару.

Балалар әлеге программаларны «Демография» милли проекты кысаларында төзелгән футбол манежында үзләштерәләр. Спорт мәктәбе үзәктән ерак түгел урнашкан. 2021 елның гыйнварыннан ул «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә үз ишекләрен ачты.

Учреждение карамагындагылар зур теләк белән яңа футбол манежына йөриләр, анда футбол буенча тренер махсус күнегүләргә нигезләнгән тренировка үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International