Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль эш буенча белгечәре Титова Альбина һәм Крутякова Елена балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар белән «Преодоление» клубы эше кысаларында төркемле дәрес уздырдылар.
Яшүсмерләр белән «җаваплылык», «сайлау», «җаваплылык төрләре» төшенчәләре буенча фикер алыштылар. Тормыштагы хәлләр балаларга безнең дөрес булмаган сайлау һәм җавапсыз тәртипнең тискәре нәтиҗәләргә китерүен күрсәтте. Һәр кеше үз гамәлләре өчен җаваплы, шуңа күрә һәр сайлау яхшы уйланылган булырга тиеш. Очрашуда үткәрелгән анкета балаларның үзләрен тәртипле һәм җаваплы тотарга тырышуларын ачыклады.
Дәрестә шулай ук балигъ булмаганнарның куркынычсызлыгы мәсьәләләре дә каралды. Белгечләр «Биш ярамый» кагыйдәсе турында, куркыныч хәлдә үзеңне ничек тотарга һәм җинаять корбаны булмаска кирәклеге турында сөйләделәр. Шулай ук яшүсмерләргә «Синең куркынычсызлык» буклеты тапшырылды.