23 апрель көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева волонтерлар белән берлектә «Минем туган көнемдә» акциясе үткәрде.
Туган көнен котлаучы балага котлаулар белән Түбән Кама медицина көллияте волонтерлары килде. Алар Знайка, Умка, Бяка күңелле клоуннар катнашында бәйрәм үткәрделәр. Тамаша барышында клоун Бякның бүләкне яшереп калуы һәм балалар биремнәрне үтәмәгән вакытта аны бирергә теләмәве ачыкланды. Клоуннар табышмаклар әйтештеләр, уеннар үткәрделәр, җырлар җырладылар һәм җылы теләкләр әйттеләр. Өлкәннәр һәм балалар бәйрәм рухына чумдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.
Ата-аналар балаларына карата игътибар күрсәткәннәре һәм бәйрәм кәефе өчен рәхмәтле калдылар.