Алексеевск районы «Библиосумерки» акциясенә кушылды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

24 апрельдә «Библиосумерки» Бөтенроссия акциясе кысаларында Алексеевск районының «Кайгырту» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Алексеевскиның «Кызыл Шәрык» мәдәният йорты китапханәсендә үткәрелгән «Китап – йолдызларга юл» дигән чарада катнаштылар. Китапханә хезмәткәрләре кешенең космоска беренче тапкыр очуы һәм Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елына багышланган чаралар программасын әзерләделәр.

Балалар өчен космос турында «Поле чудес» интеллектуаль-күңел ачу уены оештырылды, «Ерак планеталарга экспедиция» дигән космик квест үткәрелде, анда балалар төрле планеталар буенча сәяхәт иттеләр һәм күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Шулай ук төрле конкурслар, кызыклы тәҗрибәләр, кызыклы ярышлар оештырылды. Чара ахырында Тәрбияче һәм тәрбияләнүчеләр әлеге чарада актив катнашканнары өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International