Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында бу датага багышлап берничә чара уздырылган: Тукай укулары, әдәби-музыкаль кичә, Тукай әкиятләре мотивлары буенча иҗади дәресләр.
Бу чаралар Габдулла Тукай иҗатына тартылуга, интернатта яшәүчеләрнең уку культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән. Татар шагыйренең әсәрләрендә күп кенә сорауларга җавап табырга була.
Габдулла Тукай – бөек шагыйрь генә түгел, ә бөтен татар халкының тарихы һәм язмышы символы. Аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар, «Өлкәннәр өчен театр» проектында катнашучылар Г. Тукай шигырьләрен бик теләп укыдылар, картиналар буенча әкиятләр сөйләделәр, «Шүрәле», «Кечкенә вальс» музыкаль пьесаларын, Тукай шигырьләренә җырлар тыңладылар. Чаралар бөек татар шагыйре Г. Тукайның әдәби мирасы өчен горурлык хисләре һәм матур тәэсирләр калдырды.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен...» дигән иҗади конкурс үткәрелде.
Балалар бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үткәрелде.
Шагыйрь үз әсәрләрендә халыкның акылын, зирәклеген, табигатьнең өстенлеген күрсәтә. Тукай һәрвакыт йөрәктә туган якка булган мәхәббәтне саклады.
Балалар халык шагыйре әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар, милли киемнәрдә шигырьләр сөйләделәр, бишек җыры җырладылар. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Балаларга иҗади кичә бик ошады, алар бик канәгать калдылар.