Ел саен 26 апрельдә, бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүчеләр белән бергә «Туган тел – сүрелмәс чишмә» дигән Тукай укулары оештырдылар.
Чара башында социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова катнашучыларга шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗади юлы турында сөйләде, соңыннан алар барысы да шигъри конкурста актив катнаштылар, шигъри юллар буенча татар халык шагыйре әсәренең исемен искә алдылар.
Чара ахырында социаль хезмәт алучылар мәхәббәт турында, Туган ил турында, дуслык турында, яз турында рус һәм татар телләрендә үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар. Үткәрелгән чара социаль хезмәт алучыларда уңай тәэсир калдырды.