Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар радиацион аварияләрне һәм һәлакәтләрне ликвидацияләүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Ольга Бывальцева Чернобыль АЭСындагы һәлакәтнең 35 еллыгына багышланган чаралар комплексы үткәргән.

19 апрель көнне гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Онытырга хокук юк» дип исемләнгән тематик стенд ясалды. 22 апрель көнне кинотеатр хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучылар өчен «На Земле, опаленной Чернобылем» исемле документаль фильм карау оештырылды. Чара башында балаларга Чернобыль АЭСдә утыз биш ел элек булган фаҗига, авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләрнең батырлыгы турында сөйләделәр.

Атом шартлауларыннан зыян күргән кешеләр, моның беркайчан да кабатланмасын өчен көрәшкән кешеләр белән бердәмлек йөзеннән балалар һәлак булган ликвидаторларны бер минут тынлык белән искә алдылар. 26 апрельдә балалар радиацион аварияләрне һәм һәлакәтләрне ликвидацияләүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International