Бүген Казанда Чернобыль АЭСдагы фаҗиганең 35 еллыгына багышланган митинг узды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

26 апрельдә Россиядә истәлекле дата – Радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көне билгеләнә. Моннан 35 ел элек Чернобыль атом электростанциясендә узган гасыр тарихында иң зур техноген һәлакәт булган.

Бүген Казанда Чернобыль АЭС авариясен Татарстан ликвидаторларының мемориаль комплексы янында митинг узды, анда вакыйгаларда катнашучылар, һәлак булган татарстанлыларның туганнары, «Юнармия» вәкилләре, янгын сүндерү кадетлары һ.б. очрашты.

Хәтер митингында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов һәм ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко катнашты.

Йөзләгән мең граждан: галимнәр, инженерлар, медиклар, хәрбиләр – бик зур территорияне радиация үлем куркынычын бетерүгә юнәлдерелгән иде. 300дән артык татарстанлы, көчләрен һәм сәламәтлеген кызганмыйча, радиацион стихиягә каршы көрәшкә басты. Тормышларына куркыныч янаса да, ликвидаторлар кыюлык һәм югары профессиональлек күрсәткәннәр.

Митинг бер минут тынлык һәм мемориалга чәчәкләр салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International