24 апрельдә «Мобиль ярдәм» Алексеевск муниципаль районында булды.
Исегезгә төшерәбез, «Мобиль ярдәм» проекты мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү буенча «Сила в детях» Хәйрия фонды тарафыннан 2018 елдан бирле тормышка ашырыла. Проектның максаты – үз вакытында комплекслы системалы тернәкләдерү күрсәтү.
Күчмә мобиль бригада белгечләренә «Сила в детях» Хәйрия фонды партнерлары – «Без бергә!», «Союз отцов», Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронтының «ПРО НЕЕ» проектының төбәк операторы.
Шулай итеп, 24 апрельдә Алексеевскида 4 мәйданчык эшләде.
Алексеевски хастаханәсе комплекслы тернәкләндерү белгечләренең күчмә мобиль бригадасын кабул итте, алар күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм тәрбиягә бала алган гаиләләрдән 4 яшькә кадәрге инвалид балаларны һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны карап чыктылар.
Балалар сәнгать мәктәбендә «ПРО НЕЕ» дигән проект презентациясе узды. Әлеге проектның максатчан аудиториясе – 5 миллионнан артык хатын-кыз. Проектның уникальлеге аның комплекслы якын килүеннән тора. Бер проблема белән берләшкән хатын-кызларга еш кына аралашу, үз потенциалларын тормышка ашыру һәм яңа белемнәр алу өчен мөмкинлекләр җитми. Белгечләр «ПРО НЕЕ» проекты кысаларында нинди ярдәм алырга мөмкин булуы турында сөйләделәр.
Мәдәният йорты базасында түгәрәк өстәл үткәрелде, анда тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләренең әти-әниләре катнашты. Белгечләр ата-аналарны «Без бергә!» оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды. Катнашучылар тәрбиягә бала алган гаиләләрдә олылар һәм балаларның үзара хезмәттәшлегенең психологик аспектлары турында фикер алыштылар.
Тагын бер түгәрәк өстәл 2нче мәктәптә оештырылды. Әтиләр «Союз отцов» ТР төбәк иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге белән таныштылар. Оешма рәисе, «Сила в детях» Хәйрия фонды җитәкчесе Загретдинов Адель Линнар улы түгәрәк өстәлдә катнашучыларга әтинең гаиләдә роле уңай булуы ни өчен мөһим икәнлеге турында сөйләде.
.jpeg)