«Астра» үзәге карамагындагы балалар стенгазета ясадылар

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы балаларның чираттагы заезды тәмамланды.

Тернәкләнү чорында үз эшчәнлеген анализлап, тәрбиячеләр балалар белән бергә «Йолдызчык» дип исемләнгән стенгазета әзерләделәр. Стенгазета үзәктә булганда балаларның һәм аларның әти-әниләренең ял итү эшчәнлегенең төп вакыйгаларын чагылдырды. Коллектив эш иҗади булып чыкты. Балалар газетага төрле чараларда катнашкан балаларның фотосурәтләрен беркеттеләр, шулай ук аны рәсемнәр белән бизәделәр, шигырьләр һәм изге теләкләр яздылар.

«Йолдызчык» стена газетасы уртак тырышлык нәтиҗәсендә бик матур килеп чыкты. Ә иң мөһиме – балаларда күңелле хатирәләр һәм тәэсирләр калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International