К. А. Таҗетдинова «Юлдаш» интернат-йортында яшәүче ветераннарны бәйрәм белән котлады

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш сәфәре белән Чистай районы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Ул социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары белән танышты.

Шулай ук министр урынбасары интернат-йортта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты һәм аларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International