Чаллыда «Ветеран янәшәдә яши» проекты кысаларында студентлар белән очрашу узды

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Л. Ш. Вәлиева Яр Чаллы политехник көллиятендә беренче курс студентлары белән узган очрашуда катнашты. Чараны 3 курс студенты, тулай торак активы рәисе, «Ачыш» форум-театры актрисасы Юлия Гайсина алып барды.

Очрашу «Ветеран янәшәдә яши» хәрби-патриотик проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Катнашучылар яшүсмерләр буынында гражданлык формалаштыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Л. Ш. Вәлиева студентларга халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге, учреждениедә озак вакыт карау системасы кысаларында гамәлгә ашырыла торган стационар алыштыручы технологияләр турында сөйләде.

Очрашу ахырында студентлар комплекслы үзәктә хезмәт алучы Бөек Ватан сугышы ветераннарына видео форматында тәрбиркләү яздырырга килештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International