Алабуга интернат-йортында Халыкара бию көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм эшләүчеләр «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган онлайн-фестивальдә катнаштылар. Чарада шулай ук илнең башка төбәкләреннән психоневрологик интернатларда яшәүчеләр дә катнашты.

Алабугалылар ике бию башкардылар – «Кредо» һәм «Калейдоскоп». Беренче биюне, учреждение белгечләре белән, инвалидлар Михаил Льдоков һәм Сергей Савельев, ә икенчесен – интернат-йортның бию коллективы башкарды. Иҗади биремне һәркем бик яхшы башкарып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International