БИОТ-2021 Мәскәүдә 7-10 декабрьдә узачак

2021 елның 4 мае, сишәмбе

«Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау – 2021» (БИОТ-2021) 25 нче юбилей Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм эшлекле форумының төп мәйданы «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексы булачак.

БИОТ-2021 күргәзмәсе һәм форумы 7-10 декабрьдә узачак.

БИОТ катнашучыларга яңа эшлекле элемтәләр урнаштырырга, халыкара базарда үз продукциясен һәм хезмәтләрен алга этәрергә, шулай ук актуаль сорауларга җаваплар алырга, бу өлкәдә алдынгы тәҗрибә белән танышырга, фикер алышырга ярдәм итә.

2019 елда чарага дөньяның 45 иленнән 20 меңнән артык шәхси саклану чаралары һәм хезмәтне саклау тармагы белгечләре һәм профессионаллары килгән иде. 23 илдән 450 компания 100 меңнән артык әйбер, товар һәм хезмәт тәкъдим иттеләр. Күргәзмәнең гомуми мәйданы 16,5 мең квадрат метр тәшкил итте.

COVID-19 таралу сәбәпле, 2020 елда форум, үз тарихында беренче тапкыр, онлайн-форматта узды һәм 35 илдән 46 700 катнашучы җыйды. БИОТ-2020 кысаларында барлыгы 170 тән артык чара узды. 400дән артык спикер эшлекле программа конференцияләрендә чыгыш ясады.

БИОТ-2021 күргәзмәсе экспозициясенең нигезен Аяк киемнәре аллеясы, Аяк киеме материаллары һәм җиһазлары аллеясы, Җиңел сәнәгать өчен технологияләр һәм җайланмалар салоны, Матбугат аллеясы (ММЧ), Инновацияләр һәм IT-карарлар салоны, Белем һәм HR-технологияләр аллеясы, Биеклектә һәм чикләнгән ябык пространствода эшләү аллеясы тәшкил итәчәк. Шулай ук күргәзмәдә Эшлекле сөйләшүләр зонасы – Россиянең эре корпорацияләре вәкилләре белән турыдан-туры аралашу мәйданы оештырылачак.

Эшлекле программаның яшьләр блогы студентлар һәм аспирантлар арасында фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы, шулай ук BIOT ART иҗади конкурсы белән күрсәтелгән.

БИОТ-2021 Халыкара күргәзмәсендә катнашу – Россия предприятиеләре өчен сату күләмен арттыру, чит ил партнерларын табу һәм үзара файдалы контрактлар төзү өчен реаль мөмкинлек.

Тулырак мәгълүмат http://biot-expo.ru/ сайтында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International