4 май көнне ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Буа муниципаль районында булып кайтты.
Министрлык вәкиле «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булып, белгечләрнең эш шартлары, клиентлар тарафыннан хезмәт алу шартлары белән танышты, кабинетларны йөреп чыкты. Министр урынбасары комплекслы үзәк коллективына киләчәктә дә нәтиҗәле эш теләде.
