«Ышаныч» үзәге «Оныклар кунакта» социаль проектында актив катнаша

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Оныклар кунакта» республика социаль проектын тормышка ашыру буенча эш дәвам итә.

«Оныклар кунакта» – ялгыз сугыш, тыл, хезмәт ветераннарының социаль активлыгын һәм психологик сәламәтлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән комплекслы проект.

Шушы көннәрдә «Балалар-Нечкәбил-Балалар» иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучылар социаль хезмәткәр белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы тыл хезмәтчәне Нуриәхмәтова Асия Закир кызын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән котладылар, сугыш еллары шигырьләре һәм җырлары башкардылар.

Очрашу күңелле узды, Асия Закир кызына шатлык һәм көн буена яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International