«Э-моция» студиясе инклюзив спектакль премьерасына чакыра

2021 елның 4 мае, сишәмбе

14 майда «Әкият» Балалар үзәгенең концерт залында (Петербург ур., 57 йорт, 1 кат) «Э-моция» Иҗат инклюзив студиясенең «Диалоги» инклюзив спектакленең премьерасы узачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.

Спектакльнең режиссеры – Неля Суркина. Чараның 1 сәгать 10 минут барачак.

«Э-моция» студиясе 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачыларны чакыра. Бушлай билетларны сылтама буенча алырга мөмкин: https://kzn.kassir.ru/detyam/dialogi-1#825749. Электрон билетларны телефонда сакларга яки бастырырга була.

«Э-моция» Иҗади инклюзив студиясе 2016 елның сентябрендә эшли башлады. Биш ел эчендә ул җиде авторлык спектакле тәкъдим итте, Россиянең 12 шәһәрендә чыгыш ясады, мәдәният өлкәсендә 300 дән артык волонтер-профессионалны җәлеп итте.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен контактлар: +7 965 584 27 82 (Инесса Клюкина, «Э-моция» студиясе җитәкчесе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International