Тукай районында булачак әниләр практик дәресләрдә катнашалар

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

21 май көнне «Яңа туган баласын кабул итүдә шикләнүче хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча ведомствоара хезмәттәшлек» технологиясен тормышка ашыру кысаларында Тукай район үзәк хастаханәсе базасында практик дәрес узды. Аны «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова үткәрде.

Практик дәрес булачак әниләрне балаларның вак моторикасын үстерүгә өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. Чарада җиде кеше катнашты. Педагоглар белән бергә алар сабый тормышының беренче елында файдалы уеннар карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International