Әлмәттә эш бирүчеләр белән киңәшмә узды

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

21 май көнне Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән киңәшмә узды. Чарада прокурор ярдәмчесе Гөлнара Гайсина, мәшгульлек үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов, «Көньяк-Көнчыгыш» Әлмәт тернәкләндерү-җитештерү предприятиесе генераль директоры урынбасары Виктория Габдурахманова, шулай ук 30дан артык эш бирүче катнашты.

Минсәгыйт Насертдинов утырышта катнашучыларга инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көнгә квота хисабына 13 инвалид эшкә урнаштырылган, резервланган эш урыннарына – социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар категориясенә кергән 4 кеше.

Прокурор ярдәмчесе Гөлнара Гайсина инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау буенча хокукый аспектларга тукталды.

«Көньяк-Көнчыгыш» предприятиесе генераль директоры урынбасары Виктория Габдурахманова эш бирүчеләргә предприятиенең эш урынын арендалау турында өч яклы килешү кысаларында инвалидларны квота хисабына эшкә урнаштырырга әзер булуы турында сөйләде.

Шулай ук кадрлар үзәге хезмәткәрләре эш бирүчеләргә 2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме программасы, «Демография» милли проекты кысаларында аерым категория гражданнарны укыту турында сөйләделәр.

Чара халыкны эш белән тәэмин итү буенча чаралар буенча мәшгульлек хезмәте белән актив һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итүче эш бирүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International